Топ посты
🕊 «КАЕНАНАМ – АЛТЫН, КАЕНСЕҢЕЛ БИРӘ КИРӘКНЕ!» Сезгә үз эчемне бушатыр өчен язарга булдым. Миңа шушы көннәрдә 50 яшь тулды. Юбилеема бик матур теләкләр әйттеләр. Шаккатмалы хәл – әгәр ресторанга җыймаган булсам, үземнең кем икәнемне белмичә яшәгән булыр идем. Ничек шулай икейөзле булып була икән ул? Иң элек иремнең туганнары шаккатырды. Мин Башкортсанда туып-үсеп, Татарстанның бик гүзәл ягына кияүгә чыктым. Әтиләр миңа 15 яшь чагында Актаныш районына күчте. Казанга укырга килгәч, тормышым үзгәрде. Икенче курста вакытта булачак иремне очраттым. Кызганыч, аның әтисе бик иртә, Ниязга 4 яшь чагында вафат булган. Әниләре ике улын, ике кызын берүзе, 28 яшендә тол калып үстергән. Каенанама сүз әйтерлек түгел анысы. Әле дә әкренләп үз көнен үзе күреп яшәп ята. Ә менә ике сеңел җанымны ашады инде. Икесенең дә бәхете булмады. Берсенең ире зур урында эшләде. Өенә кайтып кергәне булмады. Сеңел сер бирмәде – кешедән барысын ишетеп торсак та, бәхетле кыяфәт ясады. *дәвамы коментарийда 💚 @уazmishlar_maturgaile
💔Матур татар эстрадасы гаиләләре, ачы, елата торган язмышлар. Гыйбрәтле, уйландыра торган хәлләр📜