TeleStat
Каталог
Рейтинги
Топ посты
Русский
ЯЗМЫШЛАР | МАТУР ГАИЛӘ | Йолдызлар тормышы
12 апреля, 2024, 08:51
🕊ЯРДӘМГӘ МОХТАҖ ИРЕН ТАШЛАРГА ҖЫЕНМЫЙ . ӘММА... Ринат юл һәлакәтенә юлыккач, ике ел буена Миләүшә аның яныннан китмичә төрле дәваханәләргә йөртеп аякка бастырырга тырышты. Тик сул ягы параличланган ирне күреп, хәтта иң танылган реабилитологлар да баш кына селкеде. Аякка баса алмаячак, ишетә, барысын аңлый, ләкин бары ым-ишарә белән генә аралаша алачак. Табиблар куйган бәяләмә әнә шундый коточкыч булды. Күпме хыяллар төзегән, үз эшен ачып җибәргән, фатирларын сатып яңа, мәһабәт йорт сатып алган 35 яшьлек ир өчен бу сүзләр үлем белән тиң булды. Ләкин янында хатыны Миләүшә, уллары Руслан бар. Алар өчен булса да, яшәү өчен көрәшергә кирәк. Иренең төшенкелеккә бирелүен күреп, хатыны аны юатырга тырышты. Тиз арада таныш риэлторына шалтыратты, йортларын сатуга куйды. Тернәкләнү курслары өчен шактый зур суммада акча таләп ителде. Шөкер, йортларын алучы тиз табылды үзе. Миләүшә ике бүлмәле фатир алды, калган сумманы тернәкләндерүгә тотарга булды. *дәвамы коментарийда 💚 @уazmishlar_maturgaile
305
4
7
ЯЗМЫШЛАР | МАТУР ГАИЛӘ | Йолдызлар тормышы
723 подписчиков
💔Матур татар эстрадасы гаиләләре, ачы, елата торган язмышлар. Гыйбрәтле, уйландыра торган хәлләр📜