Топ посты
Фәнир Галимов, композитор, җырчы, Туймазы районында «Бабай утары» оештырган фермер, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре: Очрашу бик җылы барды. Алга таба ничек булыр? Сөйләшкән сүзләр кәгазьдә генә калмасын иде. Җитәкченең боерыкларын гамәлгә ашыручылар эшне җиренә җиткерсен иде. Шуннан соң күңелләр ныклап күтәрелер иде. Мин Ык буе авыллары Сабан туен дәвам итү мәсьәләсен күтәргән идем, журналистлар Төмәнәк Сабан туе, дип язып чыккан. Үзләре шулай теләдеме икән, белмим. Республика башлыгын «Бабай утары»на кунакка чакырдым. Әле бер дә килеп караганы юк иде. Кызыксынды... Радий Хәбиров белән очрашу кайтавазы: «Татарга ник аз акча бүленә дип сорар идем» https://intertat.tatar/news/radii-xabirov-belan-ocrasu-kaitavazy-tatarga-nik-az-akca-bulena-dip-sorar-idem-5864556
Интертат сайтындагы иң кызыклы мәгълүматлар