Топ посты
– Бүтән илләрнең Россиягә карата мөнәсәбәте нинди иде? «Төрткәләүләр» булдымы? – Ливан халкының Россиягә карата мөнәсәбәте яхшы дип күрдем. Ләкин безнең илне яратмаучылар да булды. Хәтта фотога төшкәндә дә яныма басасы килмәгән кызлар да бар иде. Мин аларның «һөҗүмнәренә» игътибар итмәскә тырыштым, чөнки жюри беренче очракта кычкырыша белә торган кызлар арасыннан түгел, «леди» арасыннан сайлауларын төгәл белдем. Минем белән дуслашып киткән кызлар да булды. Мәсәлән, Белоруссиядән килгән конкурсантка миңа карата бик ягымлы иде, контактлар белән алыштык. Ул минем яныма Казанга киләм дип әйтте. «Мисс Европа» Роза Гадиева: «Жюри әгъзалары минем провокацияләргә бирешмәвемне ошаттылар»: https://intertat.tatar/news/miss-evropa-roza-gadieva-zyuri-agzalary-minem-provokaciyalarga-biresmavemne-osattylar-5864549
Интертат сайтындагы иң кызыклы мәгълүматлар