Топ посты
😋АПАСТА ЯШӘҮЧЕ ГӨЛНАРА ӘХМӘТҖАНОВАДАН БИШБАРМАК ПЕШЕРҮ СЕРЛӘРЕ😍 🌭Казахлар кухнясыннан БЕШБАРМАК пешерәбез. "Суыткычта каткан тавык итен, терлек итен алып эреттем дә, шулпа куеп җибәрдем. Кайнау кергәч, тоз, бер кишерне бөтен килеш, өч данә уртача суганны бөтен килеш салдым. Без эшләр эшләп кергән арада шактый кайнады бу. Шактый диюем өч сәгатьләр булгандыр. Тагын 3 суганны турадым, аерым кәстрүлгә салдым. Суган күмелгәнче шулпа өстәдем, төелгән кара борыч сиптем. 15-20 минутка салмак утта кайнарга куйдым. Ул арада 2 йомырка, ярты стакан салкын су, ике чеметем тоз, кирәк хәтле он салып, камыр бастым. Камырны җәйдем. Дүрт җәем чыкты. Җәемне кош теле кисә торган кискеч бн кисеп чыктым. Размерлары төрле булды. Шулпадан итләрне җыеп алдым. Сөякләре калмасын дип сөздем. Шулпага киселгән камырны пешерергә салдым. Итләрне сөягеннән аерып, кул бн генә өзгәләп чыктым. Бөтен ингредиентлар да әзер булгач, табынга куярга әзерләү процессы башлана. Зууур матур чәчәкле тәлинкәгә иң элек пешкән камырны салдым, өстенә ит. Ит өстенә шулпалы суган, аның өстенә яшел үләннәр, вак итеп туралган сарымсак сиптем. Шулпасы әзерәк булса, өстәрга мөмкин. 💬Ммммм... Җыелышып ашарга утырганчы, күзем бн генә дә ашап бетерердәй булдым", - ди Гөлнара. @yaratkantatartelem